news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай остаханәләр уздырыла

Шимбә көнне, 18 июльдә, Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай гаилә остаханәләре уздырыла. Иҗади дәресләр Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бергә» проекты кысаларында оештырыла. Бу көнне казанлылар күз тиюдән саклый торган эшләнмәләр ясый, гипс фигураларны фломастерлар белән бизи, өстәл теннисы буенча турнирда катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, 10:00 сәгатьтә «Импульс» клубында (Арсланов урамы, 11) «Бердәмлек открыткасы» остаханәсе үткәрелә.

Теләге булган һәр кеше 12:00 сәгатьтә төсле җепләрдән йөрәк рәвешендә күз тиюдән саклый торган эшләнмә ясый ала. Әлеге остаханә «Остаз» клубында (Химиклар урамы, 19) уздырыла. Шул ук вакытта яшүсмерләр «Зенит» клубында (Карбышев урамы, 33) матрешкаларга акрил буяулар белән бизәкләр ясый ала, «Кояш нуры» клубында (Зәкиев урамы, 25а) гипс фигураларга акрил фломастерлар белән бизәкләр төшерү дәресе оештырыла.

Казан яшьләрен 14:00 сәгатьтә «Ника» яшүсмерләр клубына (Восстание урамы, 59) сәйләннәрдән асылмалы брелок ясау остаханәсенә чакыралар. Шул ук вакытта «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23а) актив кешеләр өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелә.

Шимбә көненә билгеләнгән чараларны «Кеды» клубында (Серов урамы, 17) 15:00 сәгатьтә «Без бердәм булганда безне беркем җиңә алмас» остаханәсе тәмамлый. Яшүсмерләр үзләрен рәсем сәнгатендә сынап карый ала: алар, Россия флагындагы төсләрне кулланып, киндер тукымага илебездә яшәүче халыкларның кул кысышу сурәтләрен ясаячак.

Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Исегезгә төшерәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы булдырылды. Анда башкаладагы барлык клублар һәм аларда үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат табарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot