news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәд портреты тәкъдим ителде

Ханның образын, тарихи чыганакларга таянып, рәссам Илдус Мортазин тудырган.

Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәд портреты тәкъдим ителде

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында рәссам Илдус Мортазин иҗат иткән Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәд портреты тәкъдим ителде.

Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, татар тарихына кызыксыну фәнни басмалар белән генә түгел, ә рәсемнәр ярдәмендә дә уятылырга тиеш.

Ханның образын, тарихи чыганакларга таянып, рәссам үзе тудырган.

«Бүгенге заман кешеләре борынгы илбашчыларны режиссерларның һәм рәссамнарның картиналары аша кабул итә. Мәсәлән, күпләр Александр Невскийны Сергей Эйзенштен фильмындагыча күзаллый», – диде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Илдус Мортазин 1нче рәттә.

Фото: © Рифат Каюмов

Илдус Мортазин картинасын иҗат иткәндә ярдәм күрсәткән Тарих институты коллективына рәхмәтен белдерде. «Мин Олуг Мөхәммәдне үзенә генә хас характерлы итеп сурәтләргә тырыштым. Ул патшалар кебек тәхеттә утырмый. Аның артында торучы сугышчыларның киемнәрендә аксыл-яшькелт төс чагыла. Бу төс Татарстан әләменә ишарә ясый», – диде Илдус Мортазин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100