news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның бер йорт диварында махсус операция геройлары хөрмәтенә яңа мурал булачак

Махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә яңа мурал Казан йортларының бер диварында ясалачак. Бүген «Безнең заман геройлары» республика премиясе кысаларында Татарстан Республикасының «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек ярдәме штабында патриотик граффити эскизлары тәкъдим ителде.

Рәссамнар 11 эскиз тәкъдим иттеләр, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм кызыклы. Мәсәлән, «Безнең заман геройлары « граффитисында Россия Федерациясе Геройлары, Татарстанда туган Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов, Андрей Соколовский һәм Олег Сорокин сурәтләнгән. «Мәхәббәт һәм батырлык» рәсемендә хатынын һәм улын назлы кочаклаган солдат. Эскиздан шул әйтелә: чын мәхәббәт һәм гаилә ярдәме генә яклаучыны батырлыкларга рухландыра ала. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» картинасында сугышчы, хәрби медик һәм яшь гвардияче волонтер сурәтләнгән. Граффити туган илгә тугрылыкны чагылдыра, ул тылда да, фронтта да күренә, анда һәркем гомуми җиңүгә үз өлешен кертергә омтыла, дип җиткерә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, очрашу геройларның үзләре, аларның туганнары һәм якыннары, шәһәр һәм республика халкының муралларны ничек кабул итүләрен аңлау өчен кирәк. «Мондый граффити хәтерне саклау, патриотизм һәм Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан кирәк», диде ул.

Очрашуда махсус операция хәрбиләрнең туганнары, Казан мэриясе һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре катнашты. Фикер алышу нәтиҗәсендә дискуссиядә катнашучылар граффити нацизмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтергә һәм традицион кыйммәтләргә хөрмәт белдерергә тиеш, дигән фикергә киленә. Моннан тыш, барлык муралларны Татарстанның төрле шәһәрләрендә урнаштырырга тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100