news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның бер балалар бакчасында дүрт бала сальмонеллез йоктырган

Бүген социаль челтәрләрдә Казанның 262нче балалар бакчасында берничә сабыйның йомырка белән агулануы турында мәгълүмат чыкты.

3-6 яшьлек балаларны йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бакчаның дүрт төркеменә йөрүче балаларда эчәк инфекциясенең җиде очрагы теркәлгән. Дүртесенә «сальмонелла энтеритидис» дигән диагноз куйганнар, икесендә эчәк инфекциясе ачыкланмаган, бер баланың анализларын әле тикшерәләр.

Идарә белгечләре, чимал һәм әзер ризыклар, су, дезинфекция чараларыннан проба алып, тиз арада эпидемиологик тикшерү үткәргән, туклану блогы персоналын һәм төркемен тикшергән. 15 хезмәткәрнең унысында эчәк инфекциясе табылмаган, калганнарының анализлары тикшерелә.

«Учреждениене тикшергән вакытта Роспотребнадзор белгечләре төркемнәр һәм туклану блогында санитар-дезинфекция режимының бозылуын, балалар бакчасында хезмәткәрләрнең җитәрлек санда булмавын һәм персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәвен ачыклаган», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзорда.

Лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң юридик һәм вазифаи затларга карата административ йогынты ясау чаралары күреләчәк. Бакчада дезинфекция үткәргәннәр, сальмонеллез йоктырган балалар белән аралашучыларны табиблар күзәтә.

Балалар бакчасында берничә сабыйда сальмонеллез ачыкланганнан соң, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Җинаять эше «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча кузгатылган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелә һәм экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100