news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Беломорская урамында 11 яшьлек кызны машина бәрдергән

Социаль челтәрләрдә Казанның Беломорская урамында машина 11 яшьлек кызны бәрдергән дигән мәгълүмат чыкты.

«Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бүген 16.51 сәгатьтә KIA автомобиле йөртүчесе – 52 яшьлек хатын-кыз Беломорская урамындагы 106 нчы йорт каршында 11 яшьлек кызны бәрдергән.

«Бу хәл светофорсыз җәяүлеләр кичүендә булган. Юл-транспорт һәлакәтендә бала җитди җәрәхәтләр алган, сөяге сынган. Аны хастаханәгә салдылар», - дип сөйләде Казанның Дәүләт автоинспекциясендә пропаганда бүлеге җитәкчесе Алия Вәлиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot