news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның баш архитекторы суда концерт платформасы эскизларын тәкъдим итте

Казанның баш архитекторы суда концерт платформасы эскизларын тәкъдим итте
Эскиз: t.me/ilsiiar_tukhvatullina

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина үзенең социаль челтәрләрендә йөзмә концерт мәйданчыгы эскизларын урнаштырды, ул аны Казансу елгасы акваториясендә – «Казан» милли мәдәни үзәге каршында урнаштырырга тәкъдим итә.

Эскиз: t.me/ilsiiar_tukhvatullina

Үз постында Төхфәтуллина беренче эскизларын гына күрсәтеп калмыйча, күптәнге хыялы турында да сөйләгән.

«Казан» милли мәдәни үзәге каршында, суда, төрле чаралар, концертлар үткәрергә мөмкин булган платформа барлыкка килүе турында күптән хыялланам (мәсәлән, «Яңа дулкын»). Ян-якларда судноларны кую өчен урыннар оештырырга мөмкин. Милли мәдәни үзәк тау бите ерактан күзәтергә яратучылар өчен табигый амфитеатр булып хезмәт итә алыр иде», – дип язган баш архитектор.

Эскиз: t.me/ilsiiar_tukhvatullina

Илсөяр Төхфәтуллина тәкъдим ителгән эскизның ахыргы вариант булмавын билгеләп үтә.

«Бу әле шартлы архитектура гына, аны эшләп бетерергә кирәк», - дип язган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot