Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның баш архитекторы: Җәмигъ мәчете суда булыр дип өметләнәм
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казанда Җәмигъ мәчете су территориясе янында төзеләчәгенә өметләнә. Бу хакта ул «Казаныш» халыкара форумының пленар утырышында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
«Без Җәмигъ мәчетенә зур өметләр баглыйбыз. Мин ул нәкъ менә суда булыр дип өметләнәм. Ул шәһәребезнең бизәге булачак. Бу уникаль проект», - диде Казанның баш архитекторы.
Төхвәтуллина шулай ук Җәмигъ мәчете янында зур парк зонасы булачагын әйтте.
«Минемчә, Җәмигъ мәчете дини һәм архитектура бергәлекләре өчен дингә җәлеп итүгә яңа этәргеч, ә архитекторлар өчен бу проект зур бәйрәм булачак», - дип белдерде Казанның баш архитекторы.
- «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 декабрьдә уза һәм 2024 елның октябрендә Казанда узачак БРИКС илләре саммиты алдыннан үткәрелә. Зур урбанистик конгресста 7 илнең чит ил делегатлары катнаша. Алар - зур шәһәр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр. Аерым алганда, Россиядән 200дән артык спикер, БРИКС илләре - Кытай, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз