Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Балыкчылар утравында җәйге балык тоту остаханәсе үткәрелә
Шимбә көнне, 18 июльдә, Балыкчылар утравында җәйге балык тоту остаханәсе үткәрелә. Чара җәйге «Галим шәһәр кешесе» лабораториясе кысаларында оештырыла.
Очрашуда катнашучылар үз һөнәренең остасы булган инструкторлар белән бергә балык тоту җайланмаларын җыярга, балыкларның игътибарын җәлеп итә торган азык сайларга, балык тоту өчен урын әзерләргә өйрәнәчәк. Теорияне үзләштергәннән соң чара кунаклары белемнәрен гамәли күнекмәләрдә сынап карый ала, ягъни аларга калкавычлы кармак белән балык тоту мөмкинлеге бирелә.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Остаханәдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз