news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында ремонт тәмамланды

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында ремонт тәмамланды
Фото: kzn.ru

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының административ-көнкүреш корпусында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

1974 елда төзелгән бинада беренче тапкыр масштаблы яңарту эшләре үткәрелде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә эш урыннары саны 122дән 209га кадәр артты.

Бинаның тышкы өлешен лалә, өчпочмаклар, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары — Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле һәм башка символлар бизәп торачак.

Бүгенге көндә департамент көн саен 310 мең казанлыны азык-төлек белән тәэмин итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot