Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Әхмәдзәки мәчетендә Мәүлид киче узачак
23 августта 17:00 сәгатьтә Казанның Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышына багышланган кичә узачак. Очрашу иманны ныгытырга һәм сөекле Рәсүлебезнең тормыш юлыннан үрнәк алырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Программада:
- Коръән аятьләре уку;
- Хәзрәтләребездән мәгънәле вәгазьләр, Пәйгамбәребез турында кыйссалар;
- Бергәләп салаватлар әйтү һәм дога кылу;
- Саф һавада тәмле пылау белән сыйлану һәм кайнар чәй эчү.
Чарада гаиләләрегез һәм якыннарыгыз белән көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз