news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрелә

28 октябрьдә Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә 5-15 яшьлек малайлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырыла.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс ике номинациядә үткәреләчәк: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку; Коръәннең 30 нчы җүзен яттан уку.

Коръән бәйгесендә Залесный бистәсе, «Залесный Сити», «Салават күпере» торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала. Укучыларга мәртәбәле жюри – КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Коръән хафиз Әхмәд хәзрәт Ибраһимов бәя бирәчәк.

Чара «Әхмәдзәки» мәчетендә иртәнге сәг. 9.00 дә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100