Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Авиатөзелеш районында «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары фестивале узачак
23 августта Авиатөзелеш районында Ленинград урамындагы 15 йортның ишегалды территориясендә «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары фестивале узачак. Кунакларны район буенча квестлы экскурсия һәм балалар рәсемнәре конкурсы көтә, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары матбугат хезмәте.
Катнашучылар Авиатөзелеш районының тарихы, аның урамнары һәм атаклы кешеләре белән таныша алачак. Бөек Ватан сугышында Татарстанның роленә аерым игътибар биреләчәк, чөнки район тарихы сугыш еллары белән тыгыз бәйләнгән.
Шулай ук бәйрәмдә «Казанның мәдәни картасы» рәсем конкурсы узачак, анда һәр катнашучы үзенең иҗади сәләтен күрсәтә һәм бүләкләр ота алачак.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз