news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ир-атның туктаган йөрәген эшләтеп җибәрә алган

Казанның ашыгыч ярдәм станциясе табиблары ир-атның туктаган йөрәген эшләтеп җибәргән. Бу хакта шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның ашыгыч ярдәм табибы Гүзәл Шәрәпова һәм фельдшер Глеб Павлов чакыру буенча 68 яшьлек ир-ат янына килгән. Ул күкрәге авыртуга зарланган. Алар пациентны караган һәм ЭКГ ясаганнан соң, ир-атка кискен миокард инфаркты булуын ачыклаган.

«Алар урында ук кирәкле медицина ярдәме күрсәткән һәм ир-атны госпитализациягә әзерләгән», - дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Әмма пациентны хастаханәгә алып барганда, аның йөрәге туктаган. Медиклар югалып калмаган һәм реанимация чараларын үткәргән. Медиклар аның йөрәген эшләтеп җибәрә алган. Ир-атны якындагы Йөрәк-кан тамырлары үзәгенә китергәннәр, анда аны операциягә алганнар. 

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә пациентның гомерен саклап калулары турында хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100