news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннын Ашыгыч ярдәм станциясе 90 еллыгын билгеләп үтә

Бу уңайдан шәһәрдә ике көнлек фәнни-гамәли конференция уза

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанда Ашыгыч ярдәм станциясе 90 еллыгына багышланган ике көнлек фәнни-гамәли конференция уза.
Конференцияне ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: Россия Медицина фәннәре академиясе әгъза–мөхбире, медицина фәннәре доценты, профессор, И.И.Дженелидзе исемендәге Ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Багненко, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина катнашты.
“Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе нәтиҗәле үсеш ала. Сезнең республикага тәҗрибә үзләштерү өчен киләбез”, - дип билгеләп үтте Сергей Багненко.
“РФда ашыгыч ярдәм хезмәте Татарстанда чыгарылган ашыгыч ярдәм автомобильләре белән комплектлана, чөнки “Fiat Ducato” – ашыгыч ярдәм машиналары Ауропа класслы”, - дип өстәде ул.
“Бүген аеручы дулкынланам, чөнки Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе үсешендә катнашым бар дип саныйм”, диде Айрат Фәррахов. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә 2 ел эшләү аның медицина карьерасында онытылмаслык булган.
Ел саен Казанда яшәүче һәр өченче кеше ашыгыч медицинасы ярдәменә мөрәҗәгать итә. Бер елда 380 меңнән артык чакыру үтәлә. Бер тәүлектә уртача 3 меңгә якын чакыру килә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 1063 чакыру буенча бара, тәүлектә 1 бригадага 14 чакыру туры килә.
Үтәлгән чакырулар структурасында 10 процентын бәхетсезлек очраклары, 32 процентын кинәт авырулар, 42 процентын кичектергесез ярдәм кирәк булу, 9 процентын авыру һәм зыян күрүчеләрне күчерү тәшкил итә, 1 процент - бала табучы хатын-кызлар янына бару һәм 6 процент – ялган чакырулар.
Автомобильләр бер тәүлектә үткән юл 250 км тәшкил итә.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең матди-техник базасы тәэмин ителгән. 2006 елдан башлап “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 автотранспорт яңартылган, 2009 елда ТР Хөкүмәте ярдәме белән “Соллерс-Елабуга” ҖЧҖ чыгарган “Fiat Ducato” маркалы 31 машина алынган. Казанның ашыгыч ярдәм станциясе заманча, уңайлы һәм автомашиналарда заманча җиһазлар ярдәмендә эшләргә һәм шәһәрлеләргә ярдәм итү мөмкинлеге алды.
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметү максатыннан “2006–2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” Федераль максатчан программаны үтәү кысаларында Казанның ашыгыч ярдәме өчен 7 реанимобиль-машина бирелде, алар заманча техника белән җиһазланган. Алар төп автомагистральләр тирәсендә булачак. Татарстанда ул - 431 километрга сузылган “Волга” М-7 автоюлы участогы.
Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм станциясендә 214 табиб, 800дән артык фельдшер һәм 331 машина йөртүче эшли.
Якын киләчәктә Чехов урамындагы үзәк подстанция төзекләндереләчәк, анда зур диспетчерлык пункты урнаштырылачак. Барлык ашыгыч чакырулар медицина хезмәте, шулай ук янгынга каршы хезмәт һәм милиция белән бергә каралачак. Азинода ашыгыч ярдәм подстанциясе төзү, шулай ук автомобиль паркын яңарту планлаштырыла.
Бүген ТР сәламәтлек саклау, тәүлек буе ярдәм күрсәтү өлкәсендә күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе эшчәнлегенә 90 ел тулу уңаеннан станциянең коллективы һәм аерым хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы грамоталары, ТР Министрлар Кабинетының һәм шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, шулай ук Казанның сәламәтлек саклау идарәсе грамоталары белән бүләкләнде. Моннан тыш, “Fiat Ducato” реанимобильләреннән ачкычлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100