news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның арт-объектларын бердәм интерактив картада билгеләделәр

Казанда бердәм интерактив карта булдырдылар. Биредә 700дән артык арт-объект теркәлгән. Бу хакта Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина телеграм-каналында хәбәр итте.

«Ачыкланган һәм Казан картасына төшерелгән 700дән артык арт-объект шәһәрнең бай мохитен яисә аерым территорияләрдә сәнгать объектлары җитмәвен күзалларга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Төхвәтуллина.

Картада мураллар, граффити, мозаикалар, истәлекле билгеләр, скульптуралар, мемориаллар, һәйкәлләр һәм башка объектлар билгеләнгән. Шулай ук яңа арт-объектлар урнаштыру өчен урыннар картасы да тәкъдим ителгән.

Карта уңайлы һәм эстетик яктан матур шәһәр мохитен формалаштыру юнәлешендә комплекслы эш итү коралы була ала. Шәһәр сәнгатенең эчтәлеге конкрет урыннарның һәм гомумән Казанның тарихын һәм мәдәни уникальлеген чагылдырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot