news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Апуш» балалар коллективы «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады

Казанның «Апуш» балалар коллективы «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театрлары фестивалендә җиңүчеләр билгеләнде. 28 финалист арасыннан төрле номинацияләрдә иң яхшылары билгеләнде. Балалар театрлары арасында Казаннан «Мәкәрҗәдә Театыр» спектакле белән «Апуш» коллективы җиңүче булды.

«Театраль Идел буе» фестивале яшьләр театр коллективларын үстерү программасына әверелде. Бу сезнең талантыгыз һәм битараф булмавыгыз аркасында мөмкин булды. Барлык катнашучылар да - җиңүчеләр, чөнки сез үз сәләтегезне округыбыз кешеләренә күрсәттегез. Театрга битараф булмаган кешеләргә якты хисләр бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте фестиваль финалистларына РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев.

Фестиваль РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров яклавы астында уза һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot