news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә белем алу турында таныклыклар тапшырылды

Казанның Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә белем алу турында таныклыклар тапшырылды
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

27 май көнне Казан шәһәрендәге «Апанай мәдрәсәсе»ндә онлайн укучы 4нче төркем шәкертләренең чыгарылыш кичәсе узды. Чарада барлыгы 600гә якын шәкерткә белем алу турында таныклыклар тапшырылды. Оештыручылар әйтүенчә, мәдрәсәдә онлайн укулар 2 ел элек эшли башлаган, бүгенге көндә әлеге курсларда меңнән артык кеше белем ала. Укырга керү өчен сайтта теркәлергә һәм дәресләрне даими карап барырга кирәк.

«Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров мәдрәсәдә Россиянең төрле төбәкләреннән белем алучылар барлыгын әйтте. «Бүгенге мәҗлестә 400 якын мөслимә катнаша, алар барысы да татар телендә Коръәнне өйрәнделәр. Без бик сөенәбез, Апанай мәдрәсәсендә укучылар саны көннән-көн арта. Димәк, безнең киләчәгебез матур булачак. Шәкертләр баштан берничә ай Коръәнне өйрәнәләр, аннары Коръәнхафизлар каршында имтихан бирәләр. Укучыларыбыз Татарстаннан гына түгел, төрле өлкәләрдән – Башкортстан, Ульяновск өлкәсе, Санкт – Петербург шәһәреннән – мәдрәсәбездә бөтен Россиядән мөслимәләр укый дисәк тә була», – диде ул.

«Апанай» мәдрәсәсенең тагын бер үзенчәлеге – монда дәресләр дүрт телдә – татар, рус, таҗик һәм үзбәк телләрендә алып барыла. Әлеге төркемдә дәресләр бары тик татар телендә генә укытылды, дип искәртте Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт Сабиров.

«Безнең әлеге 4 нче чыгарылыш сан ягыннан аерылып тора, 570 шәкертебез таныклыкка лаек булды. Әлеге юнәлештә безнең дәресләребез бары тик татар телендә алып барылды. Бүген татар теле сүнеп, үлеп бара дип әйтергә яраталар, бигрәк тә илебез төбәкләрендә. Менә бит - ихтыяҗ зур. Мәдрәсәдә бүген ун меңгә якын укучыбыз, 4 мең ярым укучы укырга керергә чиратта тора», – диде ул.

Таныклыклар тапшыру чарасы чәй артында, вәгазь, мөнәҗәтләр сөйләп дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100