news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чаралар була

13 февральдән 14 февральгә каршы кичтә бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

13 февраль көнне (пәнҗешәмбе) 15.00 сәгатьтә Казанда Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чара үткәрелә. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Бәраәт кичәсенең һәм нәфел намазларның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнә, Коръән аятьләре һәм салаватлар укыла.

Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100