news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Апанай мәчете Гашурә көненә чакыра

Иртәгә, Мөхәррам аеның 10нчы көнендә (28нче июльдә), Казанның Апанай мәчетендә Гашурә көне уңаеннан чара үткәреләчәк. Мәчеткә җыелган дин кардәшләребезгә мөселман календарендәге әлеге истәлекле көннең әһәмияте хакында аңлатачаклар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Иртәгә кичке җидедә (19.00) мәчеттә Коръән сүрәләре һәм салаватлар укылачак, Мөхәррам аеның һәм нәфел гыйбадәтләрнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр укылачак.

Ахшам намазыннан соң исә Апанай мәдрәсәсе бинасында ифтар мәҗлесе булачак. Гашурә көне чарасына һәм мәҗлескә керү ирекле, теләгән һәр кеше килеп катнаша ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot