news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Әмәт бистәсендә 15 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән егетне коткарганнар

Узган төндә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына Әмәттә бер егетнең чокырга төшеп китүе турында хәбәр килгән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Бу хәл Дача урамында була. Урынга килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә текә ярлы 15 метр тирәнлектәге чокырдан 22 яшьлек егетне чыгарган.

Зыян күрүчене носилкада ашыгыч ярдәм машинасына кадәр алып килгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot