news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның алты паркында психологларга бушлай консультацияләр оештыралар

Казан паркларында 4 июньнән «Тыңлыйбыз» социаль проекты эшли башлаячак. Барлык теләүчеләргә «Ышаныч» үзәге белгечләре психология факультеты студентлары һәм яшь психологлар белән бергә бушлай консультация бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

«Теләге булган һәркем, яшенә карамастан, психолог янына утырып, аны борчыган нәрсәләр турында сөйләшә, үз тарихы белән уртаклаша алачак», – диде Алия Заһидуллина. Ул шулай ук консультацияләрнең аноним рәвештә һәм бушлай узуын билгеләп үтте. Шәһәрлеләргә алдан язылырга һәм шәхси мәгълүматлар бирергә кирәкми.

Кабул итү һәр чәршәмбе 16:00дан 19:00га кадәр «Наратлык» паркында, «Крылья советов» паркында, Җиңү паркында, Урицкий исемендәге паркта һәм Горький исемендәге паркта булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot