news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Новосибирск уенчыларына оттырды

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Новосибирск уенчыларына оттырды
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәреннән килгән «Сибирь» командасына 2:3 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Бүгенге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк өчен Континенталь хоккей лигасында һәм «Ак Барс» составында 200нчесе булды.

Беренче период. Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Вадим Шипачёв исәпне Казан командасы файдасына ачты (1:0).

Икенче период. Уникенче минутта Вадим Шипачёв, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:0). Сигезенче минутта «Сибирь» уенчысы Никита Шашков гол кертте (2:1).

Өченче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Владимир Бутузов исәпне тигезләде (2:2).

Өч периодтан соң командаларга өстәмә вакыт-овертайм бирелде. Овертаймның беренче минутында «Сибирь» һөҗүмчесе Тэйлор Бек гол кертте, Новосибирск командасы җиңде (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Билалов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Лучевников – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Сибирь»

  • Красоткин (Костин);
  • Белоусов – Прохоркин – Бутузов, Гордеев – Морозов;
  • Е. Климович – И. Климович – Бек, Аланов – Жуков;
  • Андреофф – Михеев – Назаров, Ефремов – Әхияров;
  • Сушко – Яковлев – Шашков (Спиридонов), Хәмидуллин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – ЦСКА матчы 22 октябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100