Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназиянең 25 еллык юбилее билгеләп үтелде
Казанның Абдулла Алиш исемен йөрткән 20 нче гимназиясе укучыларга белем бирүдә, милли үзаңын үстерүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле эшләр башкара, зур уңышларга да ирешә. Быел уку йортының беренче дәресләрне башлап җибәрүенә 25 ел тулган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гимназия 25 ел элек җитәкченең яхшы мәгънәдәге үҗәтлеге, милләтпәрвәр шәхесләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Гали Даутов, Гөлфәния һәм Габдуллаҗан Җәләловлар, Марат Лотфуллин, депутат язучылар Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Энҗе Вахитова кебек шәхесләрнең тырышлыгы, шулай ук әти-әниләрнең ярдәме белән үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә дә татар гимназияләре – милләтебезнең йөзек кашы.
Экраннан гимназияләрен юбилее белән төрле елларда монда белем алган табиблар, радио һәм тв хезмәткәрләре, белгечләр, җитәкчеләр дә котлады.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Рәхимә Арслановага Габдулла Тукайның 140 еллык күкрәк билгесе тапшырылды һәм җитәкчелек хезмәтендә уңышлар теләп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз