news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 7нче хастаханәсендә Татарстан Дәүләт оркестры табибларны Яңа ел белән котлады

Казанның 7нче хастаханәсендә Татарстан Дәүләт оркестры табибларны Яңа ел белән котлады

М.Н.Садыйков исемендәге 7нче Казан шәһәр хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының хәйрия концерты узды. Музыкантлар табибларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Яңа ел алдыннан клиникада махсус хәрби операция уздыру зонасында эшләүче хезмәткәрләргә аерым игътибар бирелгән. Концертка кадәр баш табиб Артур Делян Туган илне саклаучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашты. Алар мөһим темалар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, шуннан соң баш табиб бүләкләр тапшырды.

Аннан соң бәйрәм концерты булды. Табиблар өчен ТР Дәүләт академия симфоник оркестры камера оркестры һәм брасс-ансамбле чыгыш ясады.

«Бүген уникаль көн, чөнки гадәттә барысы да музыкантлар янына бара, ә бүген сез безгә үзегез кунакка килдегез. Әлеге концерт ярдәмендә без сәламәтлекне саклау эшчәнлегендә алга китәчәкбез, дип ышанам. Чөнки музыка дәвалый. Оркестрга зур рәхмәт!» - дип ассызыклады клиниканың баш табибы.

Концерт барышында «Щелкунчик»тан композицияләр, Чайковскийның «Серенада»сыннан вальс, «What а Wonderful World» һәм «Розовая пантера» фильмының саундтрегы кебек заманча хитлпр, шулай ук халык җырлары һәм башкалар яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot