news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 7нче хастаханәсендә махсус операциядә катнашучы пациентлар өчен концерт булды

Җиңү көне уңаеннан «Бердәм Россия» активистлары Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы хәрбиләр өчен концерт оештырды. Бәйрәмдә Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Артур Делян, Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты, дип хәбәр иттеләр партиянең матбугат хезмәтендә.

Хәрбиләр, хастаханә персоналы һәм алгы сызыктагы хезмәткәрләрнең гаиләләре «Хорошее настроение» фронт бригадасы, Мария Ткачева җитәкчелегендәге «Казанские росинки» халык коллективы һәм Казанның башка ансамбльләре чыгышларын карады. Моннан тыш, җырлар авторлары Лилия Сабирова һәм Олеся Жирнова, шулай ук саксофончы Айрат Закиров музыкаль номерларын тәкъдим итте.

Концерт залы янында кунаклар һәм пациентлар өчен балалар Җиңү көненә багышлап ясаган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. ТР Дәүләт Советы депутаты, Республика махсуслаштырылган балалар йорты директоры Алсу Нәдершина солдатларга тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясаган хатлар һәм открыткалар тапшырды.

120 пациентка исәпләнгән хәрби госпиталь 7 нче хастаханә базасында 2024 елдан бирле эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot