news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылды

Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә Марат Садыйковка бюст ачылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанның 7нче клиник хастаханәсе территориясендә Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка бюст ачылды.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады.

Чарада йөздән артык кеше катнашты, 7нче хастаханә скверы Марат Садыйков җитәкчелегендә эшләгән кешеләр белән тулы иде.

Искәртеп узабыз, 7нче клиник хастаханәгә Марат Садыйков исемен бирделәр. Бер ел элек министр, туган көненнән соң өч көн узгач, көтмәгәндә фани дөньядан китте. Ул искиткеч табиб һәм талантлы идарәче буларак күңелдә калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100