Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә бөер күчереп утырту операцияләре ясала башлады
Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары бөер күчереп утырту операцияләрен ясый башлады. Донор органы инде өч кешегә күчереп утыртылган. Бу хакта «Татар-информ»га клиника матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Элек безнең хастаханәдә трансплантация юнәлеше бөтенләй юк иде. Башта йөрәк операцияләрен өйрәндек, һәм ел азагында без өч бөер күчереп утырту операциясен башкардык. Башта зур сан белән башлау мөмкин түгел: эш процессында төрле моментлар килеп чыга, аларны камилләштерү кирәк», – дип аңлатты органнар донорлыгын координацияләүче хирургия бүлеге мөдире Илдар Мусин.
Казан табибларына академик В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма органнар тикшеренү үзәге белгечләре ярдәм иткән. Алар операцияләрдә катнашкан һәм пациентларны хастаханәдән чыгарганчы күзәтеп барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз