Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 51нче урта мәктәбендә төрле халык мәдәниятләре белән таныштырып укыталар
Бүген Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәбендә республика матбугаты журналистлары мигрантларның балалары укыган сыйныфларда булдылар, дәресләр барышын күзәттеләр. Ахырдан әлеге мәктәп директоры Рөстәм Хаҗиев та сорауларга җаваплар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәптә укучыларны рус һәм татар мәдәнияте белән генә түгел, ә башка милли-мәдәни үзенчәлекләре белән дә таныштыралар. Моның өчен төрле милли бәйрәмнәр үткәрелә. Мәсәлән, һәр уку елы ахырында Милли ашлар көне оештырылуын әйтте ул.
«Төрле милләт балалары өйдә әти-әниләре белән халык кухнясы ризыклары әзерлиләр һәм мәктәпкә күргәзмәгә алып киләләр. Дегуcтация дә ясыйлар. Бу дустанә мөгаләмәне сакларга да ярдәм итә, талаш-ызгышлар юк. Мәктәптә атмосфераның тыныч һәм имин булып калуы бик мөһим. Укытучылар төрле милләт балалары бергә эшлиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Имтиханнарга әзерлек бара торган югары сыйныфларда без чит ил гражданнары балаларының да яшьтәшләре белән бертигез белем дәрәҗәсен күрәбез», – дип сөйләде Рөстәм Хаҗиев.
Быел мәгариф учреждениесендә төрле милләт вәкилләре булган 470тән артык укучы белем ала. Шул исәптән татарлар, руслар, башкортлар чувашлар, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, уйгырлар, даргиннар, бурятлар, чеченнар, венгрлар һәм Африка илләре вәкилләре укый.
- Мигрантларның балалары быелның 1 апреленнән мәктәпкә кабул итү өчен рус телен белүгә мәҗбүри тест тапшыра башлады. Бу хакта боерыкны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Аннары РФ Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта хөкүмәт закон проектын кабул итте. Анда МВД һәм мәгариф өлкәсендә идарә итүче төбәк һәм муниципаль органнар арасында мигрантларның балалары турында мәгълүмат тапшыру механизмын билгеләү тәкъдим ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз