Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 2нче татар гимназиясендә яңа корпус төзү өчен республикадан акча бүленгән
«Остазлык мәктәбе», ниһаять, төзелеп китәргә тора. Республика тарафыннан финанслар бүлеп бирелде», – диде Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина.
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе территориясендә яңа корпус төзеләчәк һәм ул «Остазлык мәктәбе», дип аталачак.
«Остазлык мәктәбе», ниһаять, төзелеп китәргә тора. Республика тарафыннан финанслар бүлеп бирелде. Моның өчен республика җитәкчелегенә һәм бу эшне урыныннан кузгатып җибәрүгә зур өлеш керткән Марат Әхмәтовка, Илсур Һадиуллинга зур рәхмәт әйтәсебез килә», – диде Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназия базасында «Остазлык мәктәбе» булдыру концепциясе, проекты 2015 елда төзелгән булган. Бу эшләр Казанның мәгариф идарәсе башлыгы җитәкчелегендә башкарылган. Вәзгыять үзгәрү сәбәпле, ул вакытта төзелеш башланып китә алмаган.
«Остазлык мәктәбе» 2 төп максатны үз эченә ала. Беренчедән, 2нче татар гимназиясенең фәннәрне татар телендә укыту тәҗрибәсен республика һәм Россиядәге милли мәктәпләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырыла. Ул укытучы булачак студентларга практика лабораториясе ролен дә үтәячәк. Икенчдән, яңа корпус гимназиядә укучы балалар санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
«Укыту өчен класс бүлмәләре җитми. Шуның аркасында ата-аналар балаларын татар гимназиясенә бирергә теләп тә, бирә алмый. Ике максат та милли мәгариф өчен актуаль һәм кирәкле», – диде Камәрия Хәмидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз