news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин: Безгә тагын бер бина кирәк

Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин: Безгә тагын бер бина кирәк
Рифат Каюмов

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, уку йортына ихтыяҗ зур булу сәбәпле, тагын бер бина кирәклеген әйтте.

«Гимназиядә быел 870 бала укый. Егерме сигезәр баладан дүрт беренче сыйныф тупладык. Узган уку елында биш яңа сыйныф җыйган идек. Кабинетлар җитмәү сәбәпле быел класслар санын арттыра алмадык. Уку йортына ихтыяҗ зур. Балаларын татар телендә укытырга теләгәннәр башка микрорайоннардан да күп килә. Шуңа күрә безгә яңадан бер бина кирәк», - диде Рамил Гайнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Директор сүзләренчә, гимназия территориясендә тагын бер бина төзергә рәсми рәвештә рөхсәт алынган. Ягъни биредә төзелеш алып барырга мөмкинчелек бар. Әлегә иң төп мәсьәлә – финанслау хәл ителмәгән. Татар телендә сыйфатлы белем алырга ихтыяҗ булганда директор акча бүленәчәгенә ышана.

«Без яңа бинада педагогик тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да оештырырга телибез. Казанда, Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр күп. Милли педагогик кадрларга алдынгы тәҗрибә туплау урыны кирәк, ә безнең башка татар мәктәпләре, Казан федараль университеты белән хезмәттәшлек җайга салынган», - диде Рамил Гайнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100