news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2нче татар гимназиясе бөтен фәннәрдән татарча видеодәресләр ясарга ниятли

«Татарча онлайн мәктәп» проекты балаларга юнәлдерелгән һәм татар мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга методик ярдәм чарасы булачак.

Казанның 2нче татар гимназиясе бөтен фәннәрдән татарча видеодәресләр ясарга ниятли

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе бөтен фәннәрдән татарча видеодәресләр ясарга планлаштыра.

«Быел без гимназия коллективы белән «Татарча онлайн мәктәп» проектын башлап җибәрдек. 29 июньдә без аны республика җитәкчелеге алдында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттек. Татар телендә ике йөздән артык видеодәрес төшерелде. Яңа уку елын башлап җибәрү белән яңа сезонга да старт бирәбез. Былтыр дәресләрне күбрәк бишенче сыйныфларга багышласак, быел алтылардан башлыйбыз һәм бөтен предметларны да колачларга тырышабыз», - диде гимназия директоры Рамил Гайнуллин.

Директор сүзләренчә, «Татарча онлайн мәктәп» проекты, беренче чиратта, балаларга юнәлдерелгән. Бу ресурс татар мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга да методик ярдәм чарасы булачак. Видеодәресләр презентацияләр, план-конспектлар, белемнәрне тикшерү өчен биремнәр белән урнаштырылып бара. Моңарчы Интернетта укытучылар өчен татарча методик ярдәм чаралары юк дәрәҗәсендә иде.

«Татарстанда, бигрәк тә авылларда, татар мәктәпләре күп. Мин үзем дә авылда татар мәктәбен тәмамладым. Бу проект татар мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга да методик ярдәм чарасы булып бара. Керү бушлай. Теркәлү кирәкми. Теләгәнчә кулланып була», - диде Рамил Гайнуллин.

Казанның 2нче татар гимназиясе быел балалар бакчалары өчен дә шундый проект башларга планлаштыра. «Моның өчен безнең нигез бар. Гимназия карамагында татар балалар бакчасы эшли. Анда бик тәҗрибәле тәрбиячеләр хезмәт кыла», - диде гимназия директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100