news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 25 мәктәбендә профильле психологик-педагогик сыйныфлар ачыла

Сентябрь аенда Казанның 25 мәктәбендә ачылачак психологик-педагогик профильле сыйныфларда 400 дән артык бала укырга теләк белдергән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Безнең бурыч – тиз үзгәрүчән дөньяда балаларга үз-үзеңне һәм үз сәләтеңне табарга ярдәм итү. Моның өчен шәһәрдә төрле проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән психологик-педагогик юнәлешле профильле сыйныфлар ачыла», - диде шәһәр башлыгы.

Психологик-педагогик профиль буенча укыту программасы Казан федераль университетында эшләнгән. Класслар универсаль, гуманитар, социаль-икътисадый һәм табигый-фәнни юнәлешләр кысаларында ачылачак. Укучылар педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнәчәк, шәхес үсеше стратегиясен төзиячәк, проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәк һәм мәктәп яны лагеренда әйдаман була алачак.

Укучылар «Университет шимбәләре» кебек проектлар ярдәмендә студентлар тормышына чума һәм уңышларга ирешкән чыгарылыш укучылары тәҗрибәсен өйрәнә, психология һәм педагогика буенча мастер-классларда катнаша, профессорлар белән бер дәрәҗәдә диалог форматында фикер алыша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100