news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 21нче хастаханәсе баш табибы итеп Елена Әхмәтҗанова билгеләнгән

Елена Әхмәтҗанова яңа урынга Казанның 20нче хастаханәсе баш табибы вазифасыннан күчкән.

Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Казанның 21нче хастаханәсе баш табибы вазифасына Елена Әхмәтҗанованы билгеләгән. Бу турыда «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Елена Әхмәтҗанова яңа урынга Казанның 20нче хастаханәсе баш табибы вазифасыннан күчкән. Ул 20нче хастаханәне 2020 елның ноябреннән җитәкләгән. Аңарчы 2,5 ел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе башлыгы булган. Ул 1998-2013 елларда Казанның 17нче, 12нче һәм 9нчы хастаханәләрендә табиб булып, ә 2013-2018 елларда 7нче хастаханәдә баш табиб урынбасары вазифасында эшләгән.

Елена Әхмәтҗанова

Фото: © Казанның 21нче хастаханәсе матбугат хезмәте

Елена Әхмәтҗанова 1996 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча Саратов дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Казан дәүләт медицина академиясенең ординаториясендә «Кардиология» белгечлеге алган.

Елена Әхмәтҗанова 21нче хастаханәгә 25 август төнендә вакытсыз вафат булган Рөстәм Гайфуллин урынына билгеләнде. Рөстәм Гайфуллинны 30 августта Тынычлык бистәсе зиратында җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100