news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыручының эше судка тапшырылды

Генераль прокуратура Казанның 175нче гимназиясендәге атыш турындагы эшне Татарстан Югары судына тапшырды. Ведомство сайтында шул хакта мәгълүмат чыккан.

Әлеге гимназияне тәмамлаган егеткә карата кеше үтерү һәм үтерергә омтылу, шулай ук законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклаган өчен гаепләү белдерелгән. Тикшерү версиясе буенча, 11 майда ул мәктәп бинасына бәреп керә һәм ут ача.

«Гаепләнүче «Колумбайн» субкультурасы белән кызыксынган һәм мәктәпләргә һөҗүм итү турында видеороликлар карау белән мавыккан. Видеороликларда үсмерләр корал һәм шартлаткыч матдәләр кулланган. Үзе күргәннәрне кабатларга теләп, гаепләнүче мәктәптәге берничә укучы һәм укытучыны үтерергә карар кылган. Моның өчен ул шартлаткыч матдә, әзер элементлар белән ярчыклы мина рәвешендәге кулдан ясалган шартлаткыч җайланма әзерләгән, шулай ук ау мылтыгы һәм аңа 505 патрон юнәткән», - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Мәктәпкә һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше (җиде бала һәм ике укытучы) һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100