news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 175 гимназиясендә һәлак булучыларга багышлап Коръән ашы уздырганнар

Казанның 175 гимназиясендә һәлак булучыларга багышлап Коръән ашы уздырганнар
"Татар-информ" архивыннан

Казанның 175 нче гимназиясендә ике ел элек булган фаҗигадә һәлак булганнарны искә алганнар һәм аларның рухына дога кылып, Коръән ашы үткәргәннәр.

«Линейкада һәлак булганнарны искә алып, Хәтер бакчасына чәчәкләр салдылар. Вафат булган балаларга, укытучыларның рухына дога кылдык. Коръән ашы булды. Вафат булган укучыларның, укытучыларның туганнары килгән иде. Шушы кайгыны онытмаганнары өчен мәктәп һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Бу әле дә безнең өчен бик авыр вагыйга», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

  • Моннан ике ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп керде, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 9 кеше (7 укучы һәм 2 укытучы) һәлак булды. Илназ Галәвиевне гомерлек срокка хөкем иттеләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100