Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 174 укучысы Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүче һәм призер булды
Быел Казанның 174 укучысы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды. Алар барысы да Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә ташламаларга ия булачак һәм аларга Казан мэрыннан премия: җиңүчеләргә – 40 мең сум, призерларга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Быел Казан укучылары узган елгы күрсәткечне узып киткән: ул вакытта 162 укучы җиңүче һәм призер булган.
«Бу бик яхшы күрсәткеч – укытучыларыбызның тырышлыгы, балаларның максатка омтылучанлыгы һәм Казанда укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча алып барыла торган системалы эш нәтиҗәсе. Бу юлы йөз мең кешегә исәпләнгән дипломнар саны буенча без Мәскәү өлкәсен, Санкт-Петербургны да узып киттек. Татарстан җыелма командасының 65 проценты – ул Казан укучылары. Һәм әлеге команданың икенче урынга чыгуы Казан мәгарифенең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын күрсәтә. Болар бар да без еллар буе эшләгән эшнең закончалыклы нәтиҗәсе. Сыйфатлы белем бирү шәһәр үсешенең өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Барлык балаларны, аларның укытучыларын ихластан котлыйбыз һәм уңышлары өчен аларга, һичшиксез, бүләкләр тапшырылачак», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәрнең 14 уку йортыннан 28 укучы олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип танылган. Информатика буенча олимпиадада Казан укучылары иң күп беренче урын яулаган. Әлеге фән юнәлешендә алдынгылар рәтендә алты кеше. Җәмгыять белеме буенча биш җиңүче билгеле. Дүрт укучы химия фәне буенча зур уңышларга ирешкән. «Хокук», «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» фәннәре буенча – өч, математикадан исә ике җиңү яуланган. Моннан тыш, Казан укучылары рус һәм немец телләре, әдәбият, география һәм экология буенча олимпиадаларда чемпион булган.
Олимпиада хәрәкәте белән шөгыльләнүчеләр арасында әйдәп баручылар рәтендә, әлбәттә, 2 нче лицей-интернат 1 нче урында. Әлеге уку йорты сигез җиңүчене әзерләгән. Казан федераль университетының IT-лицееннан, 19 нчы гимназиядән һәм 131 нче лицейдан – өчәр чемпион, махсус «СОлНЦе» үзәгеннән ике җиңүче билгеле. Берәр җиңүче шәһәрнең тагын тугыз уку йортыннан – Лобачевский исемендәге лицейдан, 7, 141 һәм 189 нчы гимназияләрдән, 182 нче лицейдан, 9, 12, 84 нче мәктәпләрдән һәм «Адымнар» мәктәбеннән чыккан.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 24 фән буенча оештырылган олимпиада финалында 9 меңнән артык укучы катнашкан. Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия укучылар олимпиадасы илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында уздырыла. Ул 14 марттан 3 майга кадәр Мәскәү, Псков, Вологда, Екатеринбург, Саранск, Яңа Уренге, Казан, Владикавказ, Уфа, Ставрополь, Калининград, Ульяновск һәм федераль «Сириус» территориясендә узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз