Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 14 мәйданчыгында чыршы базарлары эшләячәк
1 декабрьдән Казанда чыршы базарлары эшенә рөхсәт бирелә. Шәһәр халкының ылыслы агачларны 14 ноктада сатып алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Кулланучылар базары комитеты.
Эшмәкәрләр чыршыларны сату эшен кайчан башлап җибәрергә кирәклеген үзләре хәл итә. Кагыйдә буларак, чыршы базарлары, гадәттә, декабрь уртасыннан эшли башлый. Мәйданчыклар 31 декабрьгә кадәр ачык булачак.
Чыршы базарлары көн саен, ялларсыз, якынча 10:00 сәгатьтән 20:00–21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз