news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 130нчы мәктәбендә махсус операциядә һәлак булучылар истәлегенә почмак оештырыла

Казанның 130нчы мәктәбендә махсус операциядә һәлак булучылар истәлегенә почмак оештырыла
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Казанның Россия Федерациясе Герое майор С.А. Ашихмин исемен йөрткән 130нчы мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә почмак барлыкка киләчәк. Бу мәктәпне тәмамлаган ике хәрби махсус операциядә һәлак булган, почмакта алар турында мәгълүмат, шәхси әйберләр урнаштырылачак.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марсель Минкин һәм Руслан Семенов истәлегенә почмакны оештыру эшенә мәктәп директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сафина алынган.

«Махсус хәрби операциядә һәлак булган ике укучыбыз бар, аларның исемнәрен мәңгеләштүгә үзебезнең өлешне кертәсе килә. Почмак ясарга булдык. Мәктәптә Герой Сергей Ашихминга багышланган музей бар. Почмак музей кысаларында булырмы, аерым бүлмәдә ясалырмы – әлегә тәгаенләштерәбез. Анда медаль, грамоталарын урнаштырырбыз. Көндәлек яки дәфтәрләре булса да, әйбәт булыр, җыеп бетерәсе иде», – дип сөйләде ул.

Руслан Семенов декабрь аенда вафат булды. «Интертат» сайтында Руслан Семенов турында мәкалә чыккан иде. Аның әнисе Гөлсинә Семенова үзе дә мәктәпкә тәкъдим белән чыккан булган. «Мине хупладылар гына, каршы килүче булмады. Мәктәп музее белән дә таныштырдылар.. Улымның әйберләрен алып килүемне сорадылар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100