news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 13 укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призер булды

Казанның 13 укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призер булды
Казан Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте

Казаннан 13 укучы 9-11 нче сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүче һәм призер булды. Ярышларның финалы 23-28 октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә узды, анда бөтен илдән 1500 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Финалда укучылар 8-12 кешелек командаларга тупланып, кейслар чиште. Быелгы йомгаклау сынавының темасы «Яшүсмер, педагог, мохит» булды.

Финал нәтиҗәләре буенча конкурста Совет районының 121 нче номерлы лицее укучысы Камилла Якупова, Киров районының 182 нче номерлы лицее һәм 4 нче номерлы гимназиясе укучылары Ева Горшунова һәм Диана Шувалова, Мәскәү районының 122 нче номерлы гимназиясе укучысы Аделина Һадиева, Идел Буе районының халыкара мәктәбе укучысы Варвара Бутенко җиңү яулады.

Призлы урыннарга Идел Буе районының 83 нче номерлы лицее укучысы Эвелина Хәйруллина, Совет районының 121 нче номерлы лицее укучысы Калатерина Калмыкова, Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Венера Белялова, Киров районының 4 нче номерлы гимназия-интернаты һәм 32 нче номерлы мәктәбе укучылары Азалия Ибраһимова һәм Руслан Малинин, шулай ук Яңа Савин районының 177 нче номерлы лицее, 89 нчы номерлы мәктәбе һәм «Адымнар» полилингваль комплексы укучылары Карина Исмәгыйлова, Данил Дюрягин һәм Ләйсән Гатауллина ия булды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100