news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 111 мәктәбендә көрәш буенча махсус спорт сыйныфы ачыла

Казанның 111 мәктәбендә көрәш буенча махсус спорт сыйныфы ачыла
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанның 111нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан шәһәре көрәш федерациясе һәм «Зилант» спорт клубы белән берлектә көрәш буенча махсуслаштырылган спорт сыйныфын эшләтеп җибәрә. Бу хакта «Зилант» спорт клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәресләр Казан шәһәре көрәш федерациясе һәм «Зилант» спорт клубы ярдәмендә узачак. Димәк, балалар баштан ук тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә, профессионаллар хуплаган методикалар буенча шөгыльләнәчәк. Шулай ук спортчыларның төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу мөмкинлеге булачак.

Шөгыльләнү өчен 1 нче сыйныфта укучы балалар һәм киләсе уку елында мәктәпкә укырга керүче балалар кабул ителә. Барлык күнегүләр дә мәктәп базасында алып барылачак», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot