news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 108нче мәктәбендә оештырылган хәйрия ярминкәсендә алдынгы укучылар бүләкләнде

Казанның 108нче мәктәбендә оештырылган хәйрия ярминкәсендә алдынгы укучылар бүләкләнде
Флера Абдуллина

Бүген Казанның 108нче мәктәбендә Хәйрия ярминкәсе узды. Укучылар, ата-аналар белән бергә үз куллары белән сәнгати югарылыкта ясаган әйберләрне,  ризыкларны тәкъдим итте. Осталар мастер-класслар үткәрде. Җырга-моңга сәләтлеләр сәхнәдә чыгыш ясады. Казанның 108 мәктәбе Казан шәһәренең «Зур тәнәфес-2022» фестивалендә 2нче урынны яулаган. Бүген алдынгы укучыларга бүләкләр дә тапшырылды.

Айдар Гайнетдинов җитәкчелегендә мәктәп коллективы ярминкәгә ныклап торып әзерләнгәнен күрергә мөмкин иде. Фотозона да булдырылган. Теләгән һәркем фотога төшә ала, аны  шунда ук ясап та бирәләр. "Сабантуй","Салават күпере" журналларына язылырга да мөмкин иде. Бу турыда Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итә.

«Мин дә Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева исеменнән сәламләдем. Әлеге мәктәп укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге белән хезмәттәшлек итә. Мәктәп директорының тәрбия
 эшләре буенча урынбасары Фәридә  Замалиева укучылары белән бергә чараларда актив катнаша», – диде ул.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова чараның әһәмиятенә тукталды.

Мәктәптә 190 бала белем ала, мәктәпкәчә төркемгә 50 сабый йөри. Шуны да әйтү урынлыдыр, биредә укучылар 9 сыйныфка кадәр белем ала. Быел исә беренче сыйныфка 75 бала кабул ителәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100