news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казанның 1020 еллыгына багышланган яңа хезмәт – булачак энциклопедиянең нигезе»

Татарстан Фәннәр академиясендә Казанга нигез салынуның 1020 еллыгына багышланган «Меңъеллык Казан» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Шушы конференция уңаеннан, галимнәр «Казан: тарихи очерклар» басмасын да өлгерткән.

«Казанның 1020 еллыгына багышланган яңа хезмәт – булачак энциклопедиянең нигезе»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яңа гына табадан төшкән хезмәт һәм, гомумән, энциклопедистлар эше турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова кереш сүзендә ел башыннан институтның Каюм Насыйриның 200 еллыгына энциклопедик җыентык, Татарстаннан СССР Геройларының электрон белешмәлеген, «Үзбәкстан татарлары» җыентыгын чыгарганын әйтте. Шулай ук, быел институтның беренче җитәкчесе Мансур Хәсәновның 95 еллыгына багшланган форум да үткәрелгән. Чираттагы зур эш – бөтенроссия конференциясе һәм «Казан: тарихи очерклар» басмасы.

Конференция Фәннәр академиясендә бүген 10:00 сәгатьтә башлана. Аның максаты – Казан һәм Россиянең башка борынгы шәһәрләре тарихын өйрәнүдә фәнни тәҗрибә һәм яңа алымнар белән уртаклашу. «Шәрәфле кунакларны – республика, мэрия җитәкчелеген көтәбез, төрле төбәкләрдән белгечләр дә киләчәк. Конференция өч секциядә узачак. Актуаль проблемалар күтәреләчәк», – диде Эльмира Галимова.

Чарага Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Уфа, Чабаксар кебек шәһәрләрдән галимнәр килүе көтелә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Китапның әһәмияте шунда: ул Казан турында энциклопедиягә бер адым булып тора»

«Меңъеллык Казан» бөтенроссия конференциясендә катнашучыларга бүләк итеп «Казан: тарихи очерклар» китабы тапшырылачак.

«Иллюстрацияләр белән бизәлгән тарихи очерклар китабында Казанның шәһәргә нигез салынган чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр үткән юлы тасвирлана. Очеркларда тарих, административ-идарә эшчәнлеге, табигать, икътисад, мәдәният, сәнгать, туризм, милли аш-су турында мәгълүмат табарга була», – диде Эльмира Галимова.

Тарих фәннәре докторы, институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин институтта әлеге китап турында уйлар күптән туганын әйтте. Бу хезмәт Казанның булачак энциклопедиясе өчен кирәклеген билгеләп узды. «Әлеге хезмәт Казанның булачак энциклопедиясе эчтәлегенең бер өлешен тәшкил итәчәк. Бу китап турында күптән уйлансак та, ул шушы конференциягә генә басылып чыкты», – диде галим. Ул бу хезмәтнең яшь буынга тарихи мәгълүмат җиткерү, патриотлык тәрбияләү ягыннан да әһәмиятен ассызыклады.

«Басмада Казан тарихы турында төрле сюжетлар урын алды. Казанның урам челтәре, идарә органнары үсешен күрсәтәбез. Монда дингә, бәйрәмнәргә, милли аш-суга багышланган материаллар да кертелде. Китапның әһәмияте шунда: ул Казан турында энциклопедиягә бер адым булып тора, булачак энциклопедиянең нигезе», – диде тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин хезмәттәшенең сүзен җөпләп.

Форсаттан файдаланып, Эльмира Галимова Казан энциклопедиясен булдыру юнәлешендә тырышлык куйган барлык хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде. «Энциклопедия тудыру – саллы хезмәт, күп көч сорый. Һәр бүлеккә материаллар эзләү, туплау, иллюстрацияләр сайлау, корректура, верстка һәм башкасы бик күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Моңа кимендә ике ел вакыт кирәк», – дип искәртте.

«Казан: тарихи очерклар» басмасын киләчәктә татар һәм инглиз телләрендә дә чыгарырга ниятлиләр. Әлегә ул рус телендә 1 мең нөсхә тираж белән дөнья күргән. «Киләчәктә татар телендә генә түгел, инглиз телендә дә эшләрбез, дип өметләнәбез. Казан – мәркәзебез. Бирегә зур кунаклар күп килә, халыкара форумнар уздырыла. Басма өч телдә булса, уңайлы булыр иде. Кыска вакыт аралыгында өч телдә үк чыгара алмадык. Монда кергән мәгълүмат бик күп вакыт сарыф итә. Архив материаллары белән эшләү шактый озак», – диде Эльмира Галимова.

«Китап укучыны кызыксындырырлык, игътибарны җәлеп итәрдәй булсын дип тырыштык»

Галимнәр энциклопедия эшләгәндә туа торган кыенлыклар турында сөйләде.

«Эшләгәндә кыенлыклар гел бар. Фикер йөрткәндә генә кыенлык юк. 33 тематик бүлеккә материалларны дөрес итеп сайларга кирәк. Очерклар аша безгә тулы тарихны күрсәтергә кирәк иде. Ә системага салынган мәгълүмат аз. Китап укучыны кызыксындырырлык, игътибарны җәлеп итәрдәй булсын дип тырыштык. Моның өчен бик күп әдәби чыганакларны актарырга кирәк», – дип ассызыклады Рафаил Шәйдуллин.

Ул, энциклопедия әзерләгәндә, бик күп материалларны өйрәнергә туры килүен искәртте. «Әле алар бөтенесе дә чынбарлыкка туры килә дигән сүз түгел. Әйтик, Казан урамнарын алыйк. Казанлылар укый башласа, һәркайсы үз урамын белә. Берәр хата җибәрсәк, «энциклопедиягә тотынганнар» диячәкләр. Шуңа безгә, мәгълүматның дөреслегенә инану өчен, эш барышында елгалар, урамнар буйлап йөрергә туры килә», – диде белгеч.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Илдар Вәлиуллин сүзләренчә, энциклопедия әзерләгәндә, Казан тарихы буенча аңлатмалар төрле булганлыктан, бәхәсле моментлар да була.

«Без абруйлы фикерләргә таянабыз. Әле генә чыккан яңа басмада укучыга Казан тарихы турында төп күзаллаулар тудырырлык материаллар кертелгән. Төбәк тарихы да чагылыш таба. Идел буе Болгары, Казан ханлыгына, Пугачев восстаниесенә багышланган материаллар да бар. Казанда урамнар яктыртыла башлау, суүткәргеч челтәре оешу турында очерклар урын алган. Материаллар кайсы бер юл, кайсы бер абзац белән бирелгән, кайсысы бик җентекле рәвештә тасвирланган», – ди тарихчы.

Илдар Вәлиуллин фикеренчә, Казан тарихында тәфсилләп сөйләүгә лаек сюжетлар күп. «Фаҗигале битләр дә күп. Алар турында да тулырак сөйләп булыр иде. Безнең максат – төбәк тарихы турында төп моментларны күрсәтү, ә бөтенесен бер хезмәткә кертеп булмый», – дип саный белгеч.

Галимнәр искәрткәнчә, Казан турында күпләр язса да, кайбер моментлар ахыргача тикшерелмәгән. Казанның кайчан барлыкка килүенә кагылышлы бәхәсләр, шикләр дә әле һаман яши, ди алар.

Бу хезмәттә Казан турында риваятьләр белән бәйле материаллар юк. «Без күбрәк тарихка, мәдәнияткә, административ-идарә эшчәнлегенә, туризмга, рекреациягә игътибар бирдек. Туристлар турында кайгыртып эшләнгән басма ул. Риваятьләрне кертмәдек. Материаллар җыела бара, аларны Казан турында булачак энциклопедиягә кертәчәкбез», –диде Эльмира Галимова.

«Муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре эше буенча әлегә сынау режимында 5-6 район билгеләнде»

Тагын бер яңалык – Татарстанда муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре төзелә. Эльмира Галимова бу эшнең Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча башкарылуын искәртте.

«Муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре эше буенча әлегә сынау режимында 5-6 район билгеләнде. Бөтен районнарга язма хатлар җибәргән идек. Методик семинарлар белән чыгыш ясарга үзләренә кем беренче булып чакырган, шулардан башлыйбыз, алар үз районнарының энциклопедияләре булуын тели», – диде институт җитәкчесе.

«Без методик семинарлар белән районнарга барабыз, анда эшче төркемнәр оештырыла, материаллар туплана башлый. Китапханәчеләр, тарих укытучылары, төбәкне өйрәнүчеләр үз районында һәр куакны белә дигәндәй, алар архив материалларын актарып чыгара, аннары шул материалны безнең хезмәткәрләргә тапшырып, ул материал эшкәртелә, өйрәнелә. Безгә бит фактларны тәңгәлләштерергә, дөреслегенә инанырга да кирәк. Бу күләмле эш», – дип әйтте Эльмира Галимова.

Беренче булып, Арча, Лаеш, Саба, Кукмара, Әтнә районнары тарихы өйрәнелә башлаган. Шулай ук, Эльмира Галимова институтның беренче җитәкчесе Мансур Хәсәновның туган ягы Зәй районы буенча да энциклопедик очерклар әзерләнүен әйтте.

«Энциклопедика өлкәсенә ясалма фәһем кертү мәсьәләсендә без калышабыз»

Чираттагы яңалык – Tatarica электрон энциклопедиясенә ясалма фәһемне кертү мәсьәләсе карала. «Татарстан – илдә алдынгы төбәк, тик энциклопедика өлкәсенә ясалма фәһем кертү мәсьәләсендә без калышабыз. Якутиядә бу инде бар, Башкортстан да шул эшнең башында тора. Без дә хәзер сөйләшүләр алып барабыз», – диде ул.

«Tatarica порталы ике телдә гамәлдә, ул 2018 елда кулланышка кертелгән иде, хәзер без аны яңарту өстендә эш үткәрәбез. Эшне җайлаштыру өчен, ясалма фәһемне гамәлгә кертүне финанслау мәсьәләсе хәл ителә. Бу арзан түгел. Тәрҗемә эшен алып бару өчен дә, укучылар теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать иткәндә, ясалма фәһем кеше тавышы белән берәр мәгълүмат сөйли алсын өчен дә кирәк ул», – диде Эльмира Галимова.

Шулай ук, электрон китапханә һәм туристлар өчен учреждениеләр һәм карталар белән «туристлар өчен модуль» кертү ниятләнә. Эльмира Галимова сүзләренчә, юл картасы эшләнгән, смета төзелгән, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов институт тәкъдимнәрен хуплаган һәм раслаган. «Хәзер кирәкле финанслау өчен мөмкинлекләр карала», – дип белдерде институт директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot