Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 1020 еллыгына багышланган «Казан: тарихи очерклар» хезмәте басылып чыкты
Иртәгә Казанга нигез салынуның 1020 еллыгына багышланган «Казан: тарихи очерклар» басмасы «Меңъеллык Казан» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларга бүләк итеп тапшырылачак. Яңа гына табадан төшкән китап турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова һәм институт галимнәре сөйләде.
«Иллюстрацияләр белән бизәлгән тарихи очерклар китабында Казанның шәһәргә нигез салынган чордан алып бүгенге көнгә кадәр үткән юлы тасвирлана. Очеркларда тарих, административ-идарә эшчәнлеге, мәдәният, туризм, милли аш-су турында мәгълүмат табарга була», – диде Эльмира Галимова.
Тарих фәннәре докторы, институтның энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин китап турында күптән уйлап йөри башлавын әйтте. Бу китап Казанның булачак энциклопедиясе өчен кирәк, дип аңлатты ул. Хезмәтне булдыру эше күпмедер вакытка туктатылып торган булган. «Әлеге хезмәт Казанның булачак энциклопедиясенең эчтәлегенең бер өлешен тәшкил итәчәк. Бу китап турында күптән уйлансак та, ул шушы конференциягә басылып чыкты», – диде галим.
«Казан турындагы тарихи очерклар булачак энциклопедиянең каркасы булачак. Басмада Казан тарихы турында төрле сюжетлар урын алды. Казанның урам челтәре, идарә органнары үсешен күрсәтәбез. Монда дингә, бәйрәмнәргә, милли аш-суга багышланган материаллар да кертелде. Китапның әһәмияте шунда: ул Казан турында энциклопедиягә бер адым булып тора», – диде тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин хезмәттәшенең сүзен җөпләп.
Эльмира Галимова әйтүенчә, конференция иртәгә Фәннәр академиясендә 10:00 әгатьтә башлана. «Республика, мэрия җитәкчелеген – шәрәфле кунаклар көтәбез. Күренекле галимнәр, төрле төбәкләрдән белгечләр дә киләчәк. Конференция өч секциядә узачак. Актуаль проблемалар күтәреләчәк», – диде институт директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз