news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бик зур савап: Казанның 10 ресторанында хатын-кызлар өчен хәйрия ифтарлары узды

Бик зур савап: Казанның 10 ресторанында хатын-кызлар өчен хәйрия ифтарлары узды
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Кичә Казанның 10 ресторанында Fashion Iftar проекты кысаларында оештырылган уникаль хәйрия ифтарлары узды. Проектка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева, проектның ун еллык юбилее уңаеннан, хатын-кызлар өчен хәйрия кичәсе оештыру максаты белән шәһәрнең ун ресторанын берләштерде.

Хәйрия ифтарлары бер үк вакытта ун ресторанда узды. Хәйрия ифтарларына бары тик хатын-кызлар гына чакырылган иде. Алар арасында ялгыз аналар, студентлар һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар. Бу формат җәмәгатьчелекне, бизнесны һәм кунакларны бер-береңә ярдәм итү, кайгыртучанлык һәм теләктәшлек кебек кыйммәтләр тирәсендә берләшүен гәүдәләндерә.

«Эмиз» банкетлар залында оештырылган ифтарда 15тән артык хатын-кыз кунак булды.

«Ифтарга бернинди сайлап алу да булмады, без барлык теләүчеләрне кабул иттек, шуңа да мәҗлескә язылу бик тиз тәмамланды. Без барлык кунаклар өчен дә «Эмиз» банкетлар залы буенча экскурсия үткәрдек, кызыксындырган сорауларга җавап бирдек, бик җанлы әңгәмә булды. Шулай ук һәрбер катнашучыларга да бүләкләр каралган. Без кунаклар кабул итәргә һәрвакыт шат», – дип сөйләде оештыру нечкәлекләре турында «Эмиз» банкетлар залы хезмәткәре Алсу Насыйбуллина.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Мин кызым белән килдем, «Fashion Iftar»га билетлар алырга теләгән идем, кызганыч, өлгермәдем, шундый мөмкинлек бар дигән хәбәрне күргәч, шунда ук язылдым. Бу – бик зур савап, һәрберебезнең уразалары кабул булсын», – дип хис кичерешләре белән уртаклашты ифтарда катнашучы Гөлфия Хәйбуллина.

  • 10нчы юбилей Fashion Iftar 14 мартта «Kazan-EXPO» мәйданчыгында узачак. Бу елны чара төсе итеп зәңгәр төс сайланган, ифтарга 1300дән артык хатын-кызн киләчәк, дип планлаштыра оештыручылар.
news_right_1
news_right_2
news_bot