Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 1 меңнән артык укучысы 59 түгәрәктә ясалма фәһем мөмкинлекләрен өйрәнә
Казанның мәгариф оешмаларында ясалма фәһем буенча 59 түгәрәк эшли, аларда 1 меңнән артык укучы шөгыльләнә. Балалар текст һәм график нейрочелтәрләрдән файдаланырга, сораулар төзергә, җавапларның дөреслеген тикшерергә, үз проектларын булдырырга өйрәнә. Укучыларда гамәли биремнәр аеруча зур кызыксыну уята. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләр шәһәрнең 44 мәктәбендә үткәрелә. Программалар укучыларның яшенә һәм укытучылар сайлаган юнәлешкә карап аерыла. Башлангыч сыйныфларда балалар цифрлы грамоталылык нигезләре, нейрочелтәрләрнең алгоритмнары һәм эш принциплары белән таныша. Уртанчы сыйныф укучылары текст үрнәкләрен үзләштерә, сорауларны дөрес итеп төзи белергә һәм сурәтләр ясарга өйрәнә. Югары сыйныф укучылары өчен катлаулырак алымнар тәкъдим ителә: алар мәгълүматларны анализлау, программалаштыру, компьютерны тоя белү, ясалма фәһем мөмкинлекләренә таяну, цифрлы куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Укучылар тарафыннан иң зур ихтыяҗ булганы – нейрочелтәрләр өчен сорауларны дөрес итеп төзи белү белән бәйле промптинг юнәлеше. Балалар контекст төзергә, бурычны билгеләргә һәм төгәлрәк җавап алу өчен шартларны ачыкларга өйрәнә. Шул ук вакытта уңай нәтиҗә алырлык сораулар төзү иң катлаулы эш төрләренең берсе санала: моның өчен үз фикереңне төгәл ачыкларга, таләпләрне эзлекле рәвештә бәян итәргә кирәк.
Дәресләрдә балалар шулай ук ясалма фәһем ярдәмендә яңа сурәтләр булдыра, текстлар һәм сценарийлар төзи, персонажлар уйлап таба, үз проектларын эшли. Мәсәлән, Совет районында укучылар һәйкәлләргә кагылышлы виртуаль монологлар әзерләгән, шулай ук визуаль программалаштыру күнекмәләрен үзләштергән. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында балалар хис-кичерешләрне аңлый торган детекторлар, калдыклар классификаторын булдырган, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә чат-ботлар эшләтеп караган. Вахитов һәм Идел буе районнарында нейрочелтәрләрне Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү һәм медиапроектлар булдыру өчен файдаланганнар.
Киров һәм Мәскәү районнарында укытучылар уен алымын кулланган: укучылар үзләрен программист буларак сынап караган, башкаларга үз модельләрен өйрәткән, төрле нейрочелтәрләрдән алынган җавапларны чагыштырган. Түгәрәкләрнең берсендә балалар текст проектлары төзегән, аннары аларны яклаган. Мондый биремнәр ясалма фәһем мөмкинлекләре белән танышырга, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрергә ярдәм итә.
Нейрочелтәрләрдән алынган җавапларны тәнкыйди яктан кабул итү эшчәнлеген үстерү дәресләрнең мөһим өлеше булып тора. Остазлар укучыларына ясалма фәһемнең ялгышырга сәләтле булуын, дөрес булмаган мәгълүмат бирә алуын да аңлата.
Куркынычсызлык мәсьәләләренә, этикага аерым игътибар бирелә. Укучылар нейрочелтәрләргә ни өчен парольләр һәм шәхси мәгълүматларны кертергә ярамаганлыгын тикшерә, ялган видео-аудиоязмалар мәсьәләсе белән таныша, авторлык хокуклары, башкалардан күчерелеп алынган эш алымнары турында фикер алыша. Дәресләрдә укучылар тормышта булган хәлләрне карап, чын контентны ясалма фәһем мөмкинлекләре кулланылып эшләнгәненнән аерырга өйрәнә.
Укытучыларның күзәтүе буенча, балаларны нәтиҗәсе шунда ук күренә торган биремнәр кызыксындыра. Сурәт булдыру, текстлар төзү, төрле модельләрдәге җавапларны чагыштыру, үз нейрочелтәрләреңне уйлап табу балаларда аеруча зур кызыксыну уята икән. Кайбер укытучылар билгеләп үткәнчә, балалар ясалма фәһемне әзер җаваплар алу өчен генә кулланмый. Укучылар катлаулы темаларны аңлау, планнар төзү һәм материалны ни дәрәҗәдә аңлавын тикшерү өчен дә аннан файдалана башлый.
Түгәрәкләр укучыларны нейрочелтәрләр белән таныштыру өчен генә диючеләр бик нык ялгыша. Алар цифрлы грамоталылыкны, иҗади күнекмәләрне һәм тәнкыйди фикерләүне үстерү өчен дә менә дигән мәйданчык булып тора. Иң кызыклы тәҗрибәләр – чат-ботлар төзү, модельләр уйлап табарга өйрәтү, ялган видео-аудиоязмаларны тикшерү һәм нейрочелтәрләрнең җавапларын чагыштыру башка белем бирү оешмаларында дәресләрнең төп нигезе буларак каралырга мөмкин.
Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан Республикасы бюджетыннан «Укытучы – ул ясалма фәһем түгәрәге җитәкчесе дә» бәйгесенә өстәмә акчалар бүлеп бирелгән. Мөгаллимнәрнең янәдән әлеге чарада катнашу мөмкинлеге бар, дип хәбәр ителә. Конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәләре 27 ноябрьдә билгеле булачак.
Алдарак яңа уку елыннан Казанның 44 мәктәбендә 5–8 сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем түгәрәкләре ачылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Дәресләрне республика күләмендәге «Укытучы – ул ясалма фәһем түгәрәге җитәкчесе дә» бәйгесендә җиңгән 59 мөгаллим алып бара. Бәйге йомгаклары буенча алар 2026–2027 уку елында ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыру өчен бер тапкыр 258 мең сум күләмендә бирелә торган грантка ия булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз