news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак

Бүген Шаһиморатова Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә әйдәп баручы вокалистларның берсе.

Казанның Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 7 мартта Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Александр Сладковскийның симфоник оркестры белән Татарстан Республикасы халык артисты Альбина Шаһиморатова концерты узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Кичәдә В.Беллини, Дж.Россини, И.Штраус, Б.Херрманн, И.Кальман, М.Понсе, Э.Тальяферри һәм башка авторларның әсәрләре яңгыраячак.

Бүген Шаһиморатова Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә әйдәп баручы вокалистларның берсе. Ул Лондон, Милан, Нью-Йорк сәхнәләрен яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100