Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның зооботаника бакчасында казанлыларны һәм башкала кунакларын “Солдат боткасы” белән сыйлыйлар
Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). 16 май көнне сәгать 12.00дә Казанның зооботаника бакчасы (Һади Такташ урамы, 112) хезмәткәрләре Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны “Солдат боткасы”на чакыра. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Бәйрәм кунакларын “тере курчаклар” һәм аниматорлар каршы ала. Чарага хәрби киемнәрдән килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Балалар һәм әти-әниләр зооботаника бакчасы өчен гадәти күңел ачу чарасы булган атларда йөри алачаклар.
Казанлылар игътибарына кинологларның күрсәтмә чыгышлары тәкъдим ителә, шәһәр халкы Бөек Ватан сугышы чорында кулланылган конвертлар әзерләү буенча остаханәләрдә катнаша алалар. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына яшь сугышчы курсларын үтү дә тәкъдим ителә. Монда көч, җитезлек, төгәллек кебек солдат осталыгын бәяли торган бәйгеләрдә катнашырга туры килә. Шулай ук чарада концерт программасы каралган. Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм “Фантазия” оркестры чыгыш ясаячак. Һәм, әлбәттә, теләге булган һәркем солдат боткасыннан авыз итә алачак.
Георгий тасмасын хәтерләтә торган гелий тутырылган җирән-кара төстәге шарларны күккә очыру чараның иң кульминацион ноктасы булып хәтердә калачак, дип вәгъдәли Казан зообакчасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз