news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның зооботаника бакчасы 2018 елның май аенда ачылачак

Бүгенгә Мәскәүнең „МосБио“ компаниясе белән сөйләшенгән, майга кадәр бу эшләрне төгәлләү буенча килешү төзелгән.

Казанның зооботаника бакчасы 2018 елның май аенда ачылачак
Василий Иванов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанлылар киләсе елның май аенда яңа зооботаника бакчасын күрә алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр итте.

“Төзелеш-монтажлау буенча төп эшләр бетте. Әмма бизәү эшләрен башкарасы бар, андый эшләрне Россиядә ике компания генә башкара. Берсе Ижевскида, икенчесе – Мәскәүдә. Бүгенгә Мәскәүнең „МосБио“ компаниясе белән сөйләшенгән, майга кадәр бу эшләрне төгәлләү буенча килешү төзелде”, - дип билгеләп үтте Гимаев.

Подрядчы зоопаркны тулысынча бизәячәк, диде ул. Төзелештә полимер бетон кулланыла, дип ачыклык кертте министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot