news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Жилплощадка” микрорайонындагы спорткомплекс төзелеше төгәлләнүгә таба бара

Ул спорт-сәламәтләндерү максатларында һәм тамаша кылу өчен универсаль корылмасы санала

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Химиклар урамындагы боз ареналы спорткомплексын кулланылышка тапшыру 2010 елның I кварталына билгеләнгән, дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин.

 

Спорткомплекс урман-парк зонасында торак йортлар янында урнашкан. Аны “Жилплощадка” микрорайоны үсешенә этәргеч булачак, дип саный шәһәр башлыгы, чөнки Казанның әлеге “почмагы” андый мөмкинлектән мәхрүм кала килде. Шушы объект гамәлдә кулланыла башлагач, олылар да, балалар да спорт белән иркенләп шөгылләнә алачак, балалар исә спорт секцияләрендә һәм спорт мәктәпләрендә бушлай шөгыльләнәчәк, дип ышандырды мэр.    

news_right_1
news_right_2
news_bot