news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның "Зенит" волейболчылары Россия чемпионатында рәттән унөченче җиңүен яулады

Өйдә узган матчта Казан уенчылары Краснодарның "Динамо"сын отты.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Зенит” волейбол клубы 2016 елны Краснодарның “Динамо”сын җиңү белән тәмамлады – уен 3:0 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланды.

“Зенит” өчен узып баручы ел уңышлы булды дияргә мөмкин – бер турнирда, дөнья чемпионатында гына, команда мактау пъедесталының югары баскычына күтәрелә алмады. 2016 тәмамланганда Казан клубы Россия Кубогын алуга иреште, һәм шулай ук милли чемпионатта һәм чемпионнар Лигасында көчле адымнар белән алга хәрәкәт итүен дәвам итә.

Казанда узган матч Сочи янында һәлакәткә очраган ТУ-154 очкычында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Казан “Зениты” бу уенны, гомумән, Россия чемпионаты кысаларында елны рәттән унөченче җиңү белән тәмамлады.

Волейбол, 2016/201 Суперлигасының ир-ат командалары арасында Россия чемпионаты.

“Зенит-Казан” – “Динамо-Краснодар” – 3:0 (25:13, 25:16, 25:17).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100